Суббота, 04 мая 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления с бракосочетанием имаму-мухтасибу Брянской области

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления  с бракосочетанием имаму-мухтасибу Брянской области  Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил имама-мухтасиба Брянской области, председателя МРОМ города Брянска Халикова Аделя Рашитовича с бракосочетанием:
Хөрмәтле Рәшит улы Адель hәм Рафаил кызы Мәрьям!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне никяхлашуыгыз, Аллаһ вә җәмәгать каршында гаилә дәрәҗәсенә ирешүегез белән ихлас күңелемнән котлыйм! Яңа туган гаиләгезгә Аллаһ Раббыбыздан бәхет-сәгадәт, муллык вә бәрәкәт бирүен сорыйм, тормышыгызны күркәм мөселман кануннары вә гореф-гадәтләренә нигезләп коруыгызны, динебезне куәтләүче нәсел дәвамчыларны дөньяга китерүегезне сорыйм.

Аллаhу Тәгалә әйтә:
“Барча нәрсәне парлы, ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп, яратучы Аллаh Үзе генә икәнлеген, вә hәр мәхлук Аллаh тарафыннан яратылганлыгын белерсез” (Коръән  51:49).

Сезнең дә гаиләгез дус, бердәм һәм бербөтен булып, бер-берегезгә карата исласлылык, мәхәббәт, хөрмәт итү белән сугарылсын дигән теләктә калам.

Яшь гаиләнең башлыгы Адель-хәзрәт Халиков Диния нәзарәтенең берничә көн элек узган Пленумында имам-мөхтәсиб вазифасына расланды. Динебезне дәгъват кылу, Исламга һәм өммәткә хезмәт итү – зур җаваплылык һәм вазифа, ул имамның үзеннән вә аның хәләл җефетеннән дә зур тәвәккәллек, сабырлык, бик күп иҗтиһад таләп итүче хезмәт. Динебезне үстерү юнәлешендә дә зур казанышларга вә Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп булсын, Раббызыз һәр икегезгә күп көч, җан вә тән сәламәтлеге бирсен, һәр ике дөньяда да киң рәхмәте белән бүләкләсен дия догада калам.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте
һәм Россия мөфтиләр шурасы Рәисе


3 октября 2020

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку