Понедельник, 29 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил почетного президента Исламского общества Финляндии с 70-летием

Муфтий  Шейх Равиль Гайнутдин поздравил почетного президента Исламского общества Финляндии с 70-летием
Исполнилось 70 лет Окану Дахеру – почетному президенту Исламского общества Финляндии. Со знаменательной датой аксакала татарской общины поздравил председатель ДУМ РФ и СМР муфтий шейх Равиль Гайнутдин. Сегодня во время пятничной молитвы имам Рамиль Беляев зачитает поздравление муфтия Окану Дахеру перед прихожанами мечети в Хельсинки.

Предлагаем вашему вниманию текст поздравления Окану Дахеру:


Möhtäräm Okan Daher äfände!

Rossiya Rederatsiyase möselmannarı, Rossiya möftiläre şurası we şehsen üz isememnän Sezgä 70 yäşegez tulu uŋayennan ihlas täbrikläremne ve izge dogalarımnı citkeräm.

Tormışıgıznı Finlandiyä tatar cemgıyäten üsterü, millättäşlärebezneñ ruhi hem milli yäşäyeşen qaygırtuga bagışlap, bu ölkädä zur uŋışlar qazandıgız. Allahu Söbhanahu wä Tägalä rahmäte belän Sezneñ hezmätegez Finlandiyä tatar cemgıyäteneñ tarihi Watanıbız belän, millättäşlärebez belän elemtäläre nıguına, tuganlıq we qardäşlek hisläre köçäyüenä säbäpçe buldı. Finlandiyä tatarlarınıŋ Islam dine qıymmätlärenä tugrı qaluı, yäş buınnı Islam möhitendä tärbiyäläwe ayeruça ihtiram we soqlanuga layeq.

Bügen Finlandiyä tatar cemgıyäteneñ ayagına nıq basıp, kileçekkä ömet küze belän qarawında − millättäşlärebezneñ berdämlege, hezmät söyüçänlege, ziräklege näticäse häm şul uk waqıtta fin tatarları citekçeläreneñ akıllı säyäsäte dä cimeşe.

Qılgan zur hezmätegez bärabärenä Allahu Tägalä Sezne ike dönya bähete, zan we tän sälamätlege, bärakät wä sägadäte belän büläkläsen! Amin!

Möfti şäyeh Ravil Gainetdin



Мөхтәрәм Окан Даһер әфәнде!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә 70 яшегез тулуы уңаеннан ихлас тәбрикләремне һәм иң изге дога-теләкләремне җиткерәм.

Тормышыгызны Финляндия татар җәмәгатен үстерү, милләттәшләребезнең рухи һәм милли яшәешен кайгырту белән бәйләп, бу өлкәдә, һичшиксез, зур уңышлар казандыгыз. Аллаһу Субханәһү вә Тәгалә рәхмәте белән, Сезнең тырышлык һәм хезмәтегез Финляндия татар җәмгыятенең тарихи Ватаныбыз белән, биредәге милләттәшләребез белән элемтәләре ныгуына, туганлык һәм кардәшлек хисләре көчәюенә сәбәпче булды. Финляндия татарларының Ислам дине кыйммәтләренә тугры калуы, яшь буынны ислам мөхитендә тәрбияләве дә аеруча ихтирамга һәм соклануга лаек.

Бүгенге көндә Финляндия татар җәмгыятенең аягына нык басып, киләчәккә өмет күзе белән каравында милләттәшләребезнең бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге, зирәклеге нәтиҗәсе һәм шулай ук фин татарларының җитәкчеләренең акыллы сәясәте дә җимеше.

Кылган зур хезмәтегез бәрабәренә Аллаһу Тәгалә Сезне ике дөнья бәхете, җан һәм тән сәламәтлеге, бәракәт һәм сәгадәте белән бүләкләсен! Амин!

Мөфти шәех Равил Гайнетдин


30 июня 2017

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку