Пятница, 26 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Документы и заявления СМР и ДУМРФ > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной общественного деятеля Альмиры Адиатуллиной

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной общественного деятеля Альмиры Адиатуллиной

Председатель Духовного управления мусульман РФ и Совета муфтиев России Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной общественного деятеля, журналиста, сотрудницы фонда «Ярдэм» Альмиры Адиатуллиной:


Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ветеран журналист, җәмәгать эшлеклесе, фидакарь зат - Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллинаның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, каләмдәшләренең һәм бар өммәтебезнең кайгысын уртаклашам.

Карашында нык, гамәлләрендә даими була белгән Әлмира абыстай 83 яшендә фани дөнья белән хушлашты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы, татар милләте һәм хәтта мөселман җәмәгатьчелеге генә түгел, ә хәзерге Россиянең рухи яңарыш символы китте дияр идем.

Күпләр аның мөслимәләргә ил паспортына яулыклы фотосурәтләрен кую хокукын яклауны оештыруда катнашуын хәтерли. Биниһая мәхкамәләр аша узып, белгечләр төркеменең мөслимәләрнең бу хакын хаклатуга ирешүендә аның да өлеше бар.  

Әлмира Әдиятуллина актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөслимәләрне дә берләшергә рухландыра алды, мөслимәләрнең иҗтимагый эшчәнлеген җанландырды.

Әлмира абыстай кеше хокуклары өчен үзен аямыйча көрәшүче, үзе артыннан күпләрне ияртүче һәм мөслимәләргә  ышанычын арттырырга ярдәм итүче фидакарь мөслимә иде. Мөселман җәмәгатьчелеге аның батырлыгы турында белә, без аны бар йөрәгебез белән ихтирам итәбез һәм гел догада калырбыз.

Әлмира Лотфулла кызының җаны Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм мәгъфирәтендә булсын, җир йөзендә яшәгәндә гөнаһлары булган булса, кичерелсен һәм Аллаһы Раббыбыз өммәтебезнең бу якты күңелле, батыр кызын Җәннәт бакчалары белән бүләкләсен иде.

Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.

إنا لله وإنا إليه راجعون

Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин

РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе


27 июля 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку