Суббота, 20 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Документы и заявления СМР и ДУМРФ > Соболезнования Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в связи с кончиной ученого тюрколога Надира Даулета

Соболезнования Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в связи с кончиной ученого тюрколога Надира Даулета Соболезнования Главы мусульман России Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в связи с кончиной ученого тюрколога, профессора, доктора исторических наук Надира Даулета:


Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән профессор, төрки мәдәниятенең мәшһүр белгече Надир Дәүләт вафаты мөнәсәбәтле туганнарының вә якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Надир әфәнде иманлы, акыллы, ягымлы, хезмәт сөючән кеше иде. Озак еллар Татарстанда һәм читтә, аерым алганда, Төркиядә һәм Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның һәм төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте өлкәсендә зур галим булып торды.

Аллаһ Раббыбыз дин кардәшебезнең гөнаһларын кичереп, каберләрен нурлы кылып, Кыямәт көнендә киң рәхмәтеннән бүләкләсә иде дия догада торам. Якыннарына исә күркәм сабырлыклар, түземлек телим.

إنا لله وإنا إليه راجعون

Барчабыз да Аллаһыдан килдек вә Аңа кайтачакбыз.

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары
Диния нәзарәтенең рәисе


30 апреля 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку