Пятница, 26 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Проповеди > Пятничная проповедь Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в Ханской мечети в Касимове

Пятничная проповедь Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в Ханской мечети в Касимове Пятничная проповедь председателя Духовное управление мусульман РФ Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в Ханской мечети в Касимове:

بسم الله الرحمن الرحيم

الحمد لله على نعمة الايمان

والحمد لله على نعمة الاسلام

والحمد لله على نعمة القرآن

والحمد لله الذي جعلنا من امة سيد المرسلين

ونشكره على ما هدانا سبيل اهل الايمان واليقين





“Адәмнәрне әһле иман һәм шиксезлек юлына күндереп , расулләрнең хуҗасы булган Мөхәммәд ﷺ нең өммәтеннән кылуы өчен, һәм безне иман, Ислам һәм Куръән нигъмәтләре белән нурландыруф өчен олуг Раббебезгә чиксез сәнә һәм  мактауларыбыз булса иде”

والصلاة والسلام على رسوله ونبيه محمد المصطفى صلى الله عليه وسلـم

وعلى آله وصحبه الذين نوروا الاسلام باجتهادهم القوي

“Дәхи, хөрмәтле пәйгамбәребез Мухәммәд  ﷺ гә һәм көчле тырышулары белән дин исламны нурландыручы әһле бәйте һәм сахәбәләренә, һәм алар юлын дәвам иттерергә тырышучы мөэмин вә мөэминә кардәшләребезгә дә кыямәткә кадәр өзлексез салават һәм хәер-дога вә сәламнәребез булса иде!!!”

اما بعد

Әммә бәгъд:

Аллаһ Тәгаләгә хәмд-сәнә, Пәйгамбәребезгә салават соңында, мөхтәрәм җәмәгать,

السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Аллаһ Тәгалә җомга бәйрәмен мөбарәк кылып, үзебез һәм гаиләләребезгә тәүфикъ-истикамәтбиреп, үзен ризыкландырырдай хәерле гыйбадәтләр белән гомер үткәрүебезне насыйп вә мияссәр кылса иде! Амиин!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Җомга көн мөселманнар өчен зур һәм хөрмәтле бәйрәм көн! Бу көнне Аллаһ Тәгалә Җабраил галәйһиссәлам аша гыйбадәт һәм бәйрәм көн икәнен иңдерде, Аллаһ Тәгалә җомга гыйбадәтен фарыз итте, диде.

Фарызлыгы:

لِلصَّلَاةِ مِن يَوْمِ الْجُمُعَةِ فَاسْعَوْا إِلَىٰ ذِكْرِ اللَّهِ وَذَرُوا الْبَيْعَ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا نُودِيَ

Дигән аять белән сабит булды. Мәгънәсе:

Әй иман килтерән бәндәләр! Кайчан сезгә җомга көнендә җомга намазына килү өчен азан әйтелсә, бөтен эшләрегезне куеп җомга намазына ашыгыгыз, дигән әмер белән намазга ашыгырга вәҗиб була, җомга намазын уку тиеш була! (62:9)

صدق الله العظيم

“Бөек Аллаһ Тәгалә хакъ әйтте”

Хөрмәтле мөфти һәм имам хәзрәтләр, мөхтәрәм дин кардәшләрем, милләттәшләрем һәм ватандашларым!

Хәзер укыган хөтбәм миңа 1981 елның июль аенда үз кулы белән шәкерткә үрнәк җомга хутбә-вәгазе дип минем дә, Тәлгать-хәзрәт Таҗетдиннең дә һәм күп кенә башка Бохара “Мир-и-араб” мәдрәсәсендә укыган шәкертләрнең остазы булган милләтебезнең бик зур галиме , дин-шәригать, Куръән Кәрим, тәфсир-хәдис, фикһ гыйлемнәре остазы , Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт иткән Әхмәд-Зәки хәзрәт Сәфиуллинның хутбә-вәгазь үрнәгеннән бер өлеш булды. Аллаһ Раббуль-Гыйззә барча дин гуләмәләребез, Ислам вә мөселманнарга Аллай ризалыгына ирешердәй иҗтиһад иткән барчаларга да Үзенең рәхмәтен вә мәгъфирәтен насыйп әйләсен, амин!

1100-еллык юбилейны бәйрәм иткән көннәрдә Казанда яңа төзелгән бер бик матур мәчет комплексы ачу тантанасы булды. Ул ачылган мәчетне мәрхүм мөхтәрәм “Әзмәдзәки хәзрәт мәчете” дип атадылар, Аллаһ разый булсын!

Бу – без татар милләте, мөселманнар өчен бик шатлыклы хәл. Аллага шөкер, милләт үзенең данлыклы улларын һәм кызларын онытмыйча, киләчәк нәселебез, яшиячәк буыннарыбыз да онытмасыннар дип тарих сәхифәләрендә яза икән, , димәк, милләтебезнең аң-фикере аек, хәтере тирән, киләчәге якты, өметле дигән ышаныч туа! Аллаһның рәхмәте киң, рәхмәтеннән беркайчан да өмет өзмибез, Үзе үк Куръән Кәримендә:

رَحْمَةِ اللَّهِ مِنْ  لا تَقْنَطُوا

ягъни Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез - дигән бит! (39:53)

Мөхтәрәм җәмәгать!

Без бүген Бөек Болгар дәүләтенең варислары бөек татар халкының тирән эзе саклана торган җиргә җыелдык. Мондый җирләр-урыннар хәзерге Русия Федерациясендә күп кенә регионнарда бар: Себер, Нугай, Хаҗи-Тархан, Казан, Кырым һәм Касыйм ханлыклары булган җирләр.

Данлы да, бөек тә, фаҗигале дә безнең тарих. Бүген без Россиянең гүзәл бер җире – Ока елгасы буена урнашкан, бөтен дөньяга дан тоткан Алтын Урда нәселе балалары тарафыннан төзелгән татар хаклыкларының берсе -  Касыйм Ханлыгы җирендә, Ханнар һәм Ханбикәләр Аллаһга гыйбадәт кылган Хан мәчетендә җомга намазы укыйбыз.

Россия Федерациясе кануны нигезендә Хан мәчете һәм Касыйм ханлыгында ханнар һәм нәселләре күмелгән 2 тәкыя – тюрбә-мавзолейны Россия Федерациясе Диния нәзарәтенә хосусый милек – вакф итеп кире кайтарды. Бүген, Аллаһыга шөкер, догалар белән, Ислам динебезнең һәм милләтебезнең юбилей елында, без Хан мәчетебезне һәм ике мавзолейны реставрация ясый башлауга старт бирәбез. Аллаһ Тәгалә хәерле башлангын һәм ярдәмен насыйп әйләсен, дип догалар кылабыз, амин!!!

Касыйм шәһәренең Хан мәчете – үзе үк бик кыйммәтле ядкәр һәм горурлык. Хак Тәгаләнең хикмәте вә рәхмәте белән ул тарихның иң дәһшәтле, иң авыр чорларында да сакланып калган, йөзләрчә ел бу урында көн күрүче данлыклы касыйм татарлары тарафыннан кайгыртылган, тәрбияләнгән.

Тарихи кыйммәте буенча безнең ил күләмендә Касыйм хан мәчетен Дәрбәнт шәһәренең җомга мәчете, Болгардагы мәчет вә биналар хәрәбәләре, шулай ук Кырымда Солхәттәге Үзбәк хан мәчете хәрәбәләре белән тиңләп була. Борыңгы ханнар дәүләт тоткан, таштан мәһабәт сарайлар, мәчетләр төзеткән. Шуларның бик аз өлеше генә безнең көннәргәчә килеп җиткән, күпчелеге – сүтелгән, җимерелгән,юк булган.

Ләкин таштан да нык, чыдам һәм озын гомерле – ул безнең хәтеребез, аңыбыз, тарихка тугрылыгыбыз. Иң зур байлык – иманыбыз, иң зур мирас – ана телебез, мәдәниятебез, фикри һәм рухи мирасыбыз. 1100 еллык юбилей чараларын без шуларны торгызу, үстерү нияте белән уздырабыз, бәйрәм итәбез.



1551 нче елны Касыйм ханы Шайх-Гали – Шах Гали 3 нче мәртәбә Казан Ханлыгына Хан итеп куела. Әтисе - Сафагәрәй үлгәч, 4 яшендә Хан булып әнисе Сөембикә Ханбикә белән Казан Ханлыгында Хан булган ҮтәмешГәрәйне Мәскәүгә озаталар, чукындырып, Царевич Александр дигән исем биреп, Иван Грозный патша Дворында яшәтәләр.

Ә Сөембикә Ханбикәне бераз соңрак Мәскәүгә озатсалар да - ул көчләп чукындыруга каршы була!! Шуның өчен Сөембикәне улы белән күрештермиләр, Мәскәү Кремленең бер башнясында төрмәдә тоталар. Аннан соң Иван Грозный Шах-Галигә кияүгә бирә. Никахын да, туйларын да Мәскәү Кремлендә Иван Грозный уздырып, Сөембикәне Касыйм ханлыгына Ханбикә итеп озата.

Сөембикә Ханбикә дә, Шах-Гали дә бер-бересен яратмый, күралмыйча яшәп, озак гомер сөрмичә Сөембикә вафат була.

Хан һәм Ханнар күмелгән мавзолейларда аларның кабер ташлары, исемнәре сакланган. Бары тик Сөембикә-Ханбикәнең генә каберен күрсәткән кабер ташы юк.

Риваятьләргә күрә, бу махсус эшләнгән, Шах-Галинең Сөембикәгә үче, аңа вәгъдә итеп әйткән ачулы нәфрәте диләр:

“Сөембикә-Ханбикә! Син үлгәч, синең нәселең, синең халкың син кайда үлгән, кайда күмелгән, кайсы туфракта каберең, кайда исемең һәм кайда җисемең ? икәнен дә белмәсләр!” – дигән.

Хан мәчете янындагы төрбә-мавзолейда бер кырыйда, әйтерсең лә, моңсуланган кебек бер кабер бар: ташы да, исеме дә юк!!!

Безнең иманыбыз камил, татар хатын-кызларының символы булган, иманына саф һәм тугрылыклы калган, халкым-илем, балам-нәселем дия зар елаган Сөембикә-Ханбикәбез шушы мавзолейда, бу моңсу кабер-туфрагында күмелгән!!!

Бүген милләт Сөембикә-Ханбикәгә догасын кыла: урының, рухың җәннәттә булсын, Аллаһның рәхмәт-мәгъфирате, гуфран нигъмәте насыйп вә мүйяссәр булсын дия ихлас теләк-догасын ирештерә. “Җаның тыныч, рухың шат, каберең нурлы, иман белән Аллаһ каршына кайтучыга Җәннәт вәгъдә иткәне – сиңа насыйп булсын”, - дип без дә дога кылабыз Сөембикә-Ханбикәгә!!!

Гаделлек өчен шунысын әйтергә кирәк:

Казан Ханлыгы яулап алынганнан соң Шах-Гали Казанда патша Иван Грозныйның таләбе буенча чукынырга һәм православияне кабул итергә тиешле була. Ләкин Шах-Гали иманын һәм динен алыштырмый, мөселман булып кала, мөселман хәлендә бу дөньядан китә. Балалары, оныкларының кайберсе дөньялык өчен дип христиан диненә күчсәләр дә, Касыйм Ханлыгында үлгәнчегә кадәр Султанша булып торган соңгы Хан җебе – Фатыйма Султан үзенең нәсел төбе Расулуллаһ с.а.вәсәлләмгә барып тоташкан һәм Сәйд-Сәетләр нәселеннән икәнен онытмыйча, диненә һәм иманына тугры булып вафат итә. Яшәгән вакытында Касыйм шәһәренең 2 нче бистә-мәхәлләсендә руслар-христианнар яшәсә дә, рус халкы белән дус-тату яши белгән, аларның гореф-гадәтләрен, дин-мәдәниять-культурасын хөрмәт иткән. Үзе Коръән-хәдис укыган кеше буларак, Фатыйма-Султан:

لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِيَ دِين (109:6)

дип җавабын да бирә белгән.

Без дә бүген мәрхүмнәребезне дога белән искә алган шикелле, безне дә дога белән искә алып рухыбызны рухи азык белән тукландыручы

Коръән Кәрим белән нурландыручы догачы нәсел тәрбияләп калдыруыбызны насыйп әйлә, йа Раббем! – дип Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз. Кабул әйлә, йа Раббәнә!!!

Җан-тәннәребезгә сәламәтлек, үзебез һәм гаиләбезгә ихлас иман, тәүфийк-һидаять, гомеребез-көн-күрешебездә муллык-уңлык, бәракәть, изгелекле тормыш итеп, ике дөнья сәгатенә ирешүләребезне насыйп әйләсә иде, амин!!!

بارك الله لي ولكم في القرآن العظيم. ونفعني وإياكم بما فيه من الآيات والذكر الحكيم.

أقول قولي هذا وأستغفر الله العظيم لي ولكم ولسائر المسلمين الحاضرين اجمعين،

فاستغفروه إنه هو الغفور الرحيم.


10 июнь, 2022 ел, Касыйм


16 июня 2022

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку