Пятница, 29 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Новости > Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам международной научно-практической конференции в Набережных Челнах

Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам международной научно-практической конференции в Набережных Челнах Приветствие Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина участникам и организаторов III Международной научно-практической конференции на тему «Роль ислама в стабилизации социальных процессов», которая прошла 17 марта 2018 года в Набережных Челнах Республики Татарстан:

«Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруда ислам диненең роле» халыкара фәнни-практик конференциянең оештыручылары һәм катнашучыларына

Мөхтәрәм җәмәгать, дин кардәшләрем, мәртәбәле кунаклар!

Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте , Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" комплексында узучы "Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруда Ислам диненең роле" халыкара фәнни-практик конференциянең оештыручылары һәм катнашучыларын Ислам диненең күркәм сәламе "Әссәламу галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү" диеп сәламлим!

Ак мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсә күп еллар дәвамында киң катлам милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне дини агарту, әдәп-әхлакны ныгыту белән беррәттән фәнни эшчәнлеккә дә зур игътибар бирә һәм Кама аръягында иң күренекле дини мәгариф үзәкләренең берсе булып танылды.

Бүген узачак конференция җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне күзаллый һәм тикшерә. Шулар арасында мин педагогика, яшь буынны һәм гөмумән алганда милләтне тәрбияләүдә Ислам әхлагы, Ислам педагогикасының мөмкинчелекләрен өйрәнү; дини вә дөньяви фәннәрне өйрәнүчеләр арасында хезмәттәшлек; төрки халыклар тарихында ислам диненең ролен тикшерү темаларын аерып узар идем.

Татар мөселман өммәтенең киләчәген, аның максатларын истә тотып фикер алышу булган очракта, конференциянең иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруга өлеш кертәчәк дип өмет итәм һәм бүгенге җыен уңышлы узсын дия догада торам!

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе,

Россия мөфтиләр Шурасы Рәисе


17 марта 2018

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку