Пятница, 29 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления раису Республики Татарстан Рустаму Нургалиевичу Минниханову

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления раису Республики Татарстан Рустаму Нургалиевичу Минниханову Председатель Духовного управления мусульман РФ и Совета муфтиев России, член Совета по взаимодействию с религиозными объединениями при Президенте Российской Федерации Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин направил поздравления с днем рождения раису Республики Татарстан Рустаму Нургалиевичу Минниханову:

Татарстан Республикасы Рәисе
Р.Н. Миңнехановка




Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне 66 яшьлек туган көнегез белән ихлас калебемнән котлыйм һәм олы ихтирамымны җиткерәм!
Татарстан - дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларның уртак ватаны, Казан – уртак башкаласы, пәйтәхете урнашкан җире булса, Татарстан Республикасы рәисе, ягъни Сез – бар татар бер итеп таныган, милләтебезнең хәзерге лидеры. Динебезнең иң гүзәл кыйммәтләрен яклап, аларны халкыбызның әхлагын үстерүгә, тормышына бәрәкәт кайтаруга хезмәт куюыгызны, милләтебезнең тарихын, телен һәм мәдәниятен кайгыртып, татарларның үзаңын күтәрүегезне таныйбыз һәм бәялибез. Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең рухи һәм милли мәнфәгатьләрен кайгыртуга керткән өлешегез өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм.

 Сезгә киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар телим, хәерле гамәлләрегездә Аллаһы Тәгалә сезгә Үз ярдәмен бирсен, без – мөселманнар Сезнең өчен догада калабыз.
Үзегезгә һәм гаиләгезгә иминлек, иман байлыгы, саулык-сәламәтлек һәм бәрәкәт сорыйм.


 Мөфти Шәех Равил Гайнетдин

1 марта 2023

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку