Пятница, 29 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравляет Государственного советника Республики Татарстан Минтимера Шаймиева с 85-летием

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравляет Государственного советника Республики Татарстан Минтимера Шаймиева с 85-летием Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин выразил поздравления и молитвенные пожелания Минтимеру Шариповичу Шаймиеву - Государственному советнику Республики Татарстан, полному кавалеру ордена "За заслуги перед Отечеством". Поздравительный адрес на татарском языке:

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе,
Татарстан Республикасы тарихи һәм
Мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды
“Яңарыш” фонды җитәкчесе Шәймиев М.Ш.-ка





Мөхтәрәм Минтимер ага!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән ихлас калебемнән котлыйм вә Аллаһ Раббыбыздан Сезгә иминлек, сәламәтлек, ике дөнья бәхет-сәгадәте телим!

Сез илебезнең бөтенлеген һәм милләтебезнең рухи кыйммәтләрен саклауга биниһая өлеш керткән зирәк аксакал булып тарихка кердегез. Раббыбыз тарафыннан бирелгән гакыл һәм сәләтне Ватаныбызга хезмәткә куйган шәхес буларак, Сезгә олы ихтирамымны җиткерәм.

Татарстанның беренче Президенты икәнлегегезне онытмаган хәлдә, халык сезне үзараяратып, ихтирам итеп “Бабай” дип олылый, сәяси даирәләрдә исә Сез Россия сәясәтенең аксакалы, иң тәҗрибәле дәүләт эшлеклеләренең берсе буларак билгеле.

Россия дәүләте өчен Сез тотрыклылык тәэмин итә алган сәясәтче; Татарстан җәмгыяте өчен тынычлык һәм татулык булдырган, халыкның көнкүреш яшәеше сыйфатын күтәргән, социаль-икътисади үсеш тәэмин иткән республика башлыгы; ә мөселманнар өчен Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен төзеттереп, Изге Болгарны төзекләндереп, илебездә Аллаһу Раббыбызга гыйбадәт кылу ирекле икәнлеген күрсәткән, шуның белән халыкны өметле иткән киңәшче.

Сезгә хезмәтегез өчен халык, бигрәк тә татар мөселманнары рәхмәтле һәм Сезнең өчен без догада калабыз. Бүгенгәчә дәвам итә торган актив хезмәтегездә, һәр изге эшегездә Аллаһу Тәгалә Үзе Сезгә Ярдәмче булса иде!



Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе




20 января 2022

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку