Вторник, 23 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил первого зампреда ДУМ Республики Башкортостан Аюпа хазрата Бибарсова

Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил первого зампреда ДУМ Республики Башкортостан Аюпа хазрата Бибарсова Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин поздравил первого заместителя председателя Духовного управления мусульман Республики Башкортостан Аюпа хазрата Бибарсова с 55-летним юбилеем:


Башкортстан Республикасы мөселманнары
Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары
Бибарсов Аюп хәзрәткә

Мөхтәрәм Аюп хәзрәт!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Сезне 55 яшегез тулу уңаеннан ихлас калбемнән котлыйм!
Башкортостан мөселманнары вә тулаем алганда илебезнең өммәте файдасына Ислам юлындагы эшчәнлек дәверендә Сез динебезнең асылына, аның әхлакый югарылыгына тугры кала белдегез, мөселманнар арасындагы югары абруегызны кешелеклелек сыйфатлары, искиткеч тыйнаклылык, зирәклек, уйлап эш итүегез аша казандыгыз. Үзегезне атагыз - күренекле дин әһеле Шәгъбән улы Аббас хәзрәтнең лаеклы нәсел дәвамчысы, рухи варисчысы итеп таныттыгыз.
Раббызыз Аллаһ Сезнең иҗтиһадыгызны кабул кылып, әҗерен ике дөньяда да бирсен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге вә бәхете белән бүләкләсен, дини хезмәттә яңа уңышларга ирешүегезне, өммәткә файдалы хезмәтләне насыйп итсен дигән догада калучы кардешәгез,

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

8 ноября 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку