Четверг, 25 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Хасану Зарипову с 80-летием

Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Хасану Зарипову с 80-летием

Поздравление Председателя Духовного управления мусульман РФ Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина основателю местной мусульманской религиозной организации г.Костромы, автору архитектурного проекта Соборной мечети Костромы Хасану Зарипову в связи с 80-летием:


Кострома җирле дини оешмасына нигез салучы

Хәсән Салих улы Зариповка



Мөхтәрәм Хәсән ага!



Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 80 яшьлегегез белән чын йөрәктән котлыйм! Раббыбыз ризалыгы юлында риясыз хезмәт итүче көчле рухлы шәхес буларак, Сезгә олы ихтирамымны җиткерәм.

Кострома шәһәрендә 13 елга якын барган Җәмигъ мәчете төзелеше тарихын Сезнең тырышлыктан, Сез түккән көчтән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Мәчет төзелешен яклап, күпсанлы мәхкәмәләр узганда, дәүләт оешмалары, хакимият каршында мәчетнең кирәклеген, аның рухи вә җәмгыяви әһәмиятен дәлилләгәндә Сез үзегезне көчле рухлы, батыр йөрәкле, зирәк рәис вә оештыручы буларак таныттыгыз, моның белән яшь буын дин әһелләренә зур үрнәк күрсәттегез.

Әлхәмдулилләһ, Сезнең олы хезмәтегезнең бер дәлиле буларак Кострома Җәмигъ мәчете күпмилләтле Кострома өммәтенең икенче өенә, очрашу вә берләшү үзәгенә әверелде, каршысында төзелеп килүче мәдрәсә исә яңа буыннарның да әхлакый, дини тәрбия алып үсәчәкләренә ышаныч тудыра.

Өммәтебезгә шулай фидакарь хезмәт иткәнегез өчен рәхмәтемне белдереп, Аллаһы Тәгалә Сезне һәм гаиләгезне авырлыклардан сакласын дия догада торам. Раббыбыздан Сезгә ныклы сәламәтлек һәм имин, тыныч тормыш, балалар вә оныклар бәхете, Ахыйрәттә дә Аның олуг рәхмәтенә ирешүегезне сорыйм!



Мөфти Шәех Равил Гайнетдин



28 сентября 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку