Пятница, 29 марта 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина народной артистке Татарстана Гульзаде Сафиуллиной

Поздравление  Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина народной артистке Татарстана Гульзаде Сафиуллиной
Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина в честь юбилея народной артистки Татарстана, заслуженного деятеля искусств Республики Крым, лауреата премии имени Мусы Джалиля певицы Гульзады Сафиуллиной:

Татарстанның халык артисткасы Г.Г.Сафиуллинага

Мөхтәрәмә Гомәр кызы Гөлзада ханым!

Тормышыгызның олуг юбилее уңаеннан Сезне ихлас калбемнән котлыйм вә бүгенге истәлекле көндә Сезгә дөнья вә ахыйрәт бәхет-сәгадәте, җан вә тән сәламәтлеге, бала-оныкларыгыз хөрмәтендә вә игелегендә яшәвегезне телим.
Раббыбыз тарафыннан бирелгән сәләтне милләтебезгә хезмәт итүгә, татар сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес буларак Сез олуг ихтирамга лаек. Милли мәнфәгатьне яклауда фикерегезне ачык итеп әйтүегез аеруча соклануга лаек.
Күпъеллык кысрыклаулардан соң милләтебезнең рухи мирасы булган мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырулар жанрын халкыбызга кире кайтаруда да Сезнең өлешегез зур. Татар моның барлаучы, саклаучы булып кына калмыйча, аны яшь буынга тапшыру, яшьләребезгә сәнгати тәрбия бирүче буларак та милләтебезнең мәхәббәтен, ихтирамын яуладыгыз.
Аллаһы Тәгаләдән Сезне һәм гаиләгезне авырлыклардан саклавын, рәхмәтеннән аермавын һәм рухи көчегезне ныгытуын сорыйм!


Мөфти Шәех Равил Гайнетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе


8 сентября 2021

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку