Татарстан Республикасы Президенты
Нургали улы Рөстәм Миңнехановка
Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич!
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның дини эшчәнлегем өчен мине бүләкләү карары уңаеннан юллаган котлауларыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. “Ватан каршында казанышлары өчен” II дәрәҗәдәге орден мине тәрбияләгән, рухи үзаңны сеңдергән татар милләтеннән, халкымның миңа теләктәшлеге вә ярдәмменнән башка насыйп булмас иде. Киләчәктә дә бердәмлегебезне ныгытып, үз асылыбызны җуймыйча милләтебез вә өммәтебезне агартып, рухи кыйммәтләребезне үстереп, телебезне вә мәдәниятебезне саклап, бергәлектә эшләвебезне Аллаһу Тәгаләдән сорап догада калам.
Ихтирам белән,
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Россия мөфтиләр шурасы рәисе