Пятница, 19 апреля 2024
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمـَنِ الرَّحِيمِ "Во имя Аллаха, милостивого, милосердного!"
 
Rus En Ar
Статьи > СМР > Награждения и поздравления > Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина Ф.Х. Мухаметшину

Поздравление Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина  Ф.Х. Мухаметшину Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин - Председатель Совета муфтиев России Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации поздравил Председателя Государственного Совета Республики Татарстан Ф.Х. Мухаметшина с днем рождения:


Мөхтәрәм Фәрид Хәйруллович!


Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез уңаеннан ихластан котлыйм. Аллаһ Раббыбыздан Сезгә җан һәм тән сәламәтлеге, хәерле-бәракәтле гөмер бирүен дога кылып сорыйм.

Күп еллар дәвамында Татарстан Дәүләт Советының рәисе вазыйфасында республика кануннарын кабул итү һәм камилләштерү, төрле фиркаләргә караган депутатларның бердәмлеген һәм бердәйлеген саклау − Сезнең Ватаныбыз чәчәк атуына керткән саллы өлешегез. Милләтара татулыкны, үзара хөрмәттә яшәүне, федератив нигезләрне яклап чыккан Сезнең төпле сүзегез Татарстан эчендә генә түгел, ил күләмендә дә бик кирәк.

Россия башкаласы Мәскәүдә Дәүләт Думасы яки Федерация шурасы мөнбәренә басып милли-дини азчылыклар мәнфәгатьләен яклавыгызны мин ХХ гасыр башында Иттифакъ әл-мөслимин фракциясен җитәкләгән, тарихка кереп калган Садри Максуди Арсал чыгышларына тиңләр идем.

Аллаһ Раббыбыз Сезнең хезмәтегезне, тырышлыгыгызны да милләтебезнең, өммәтебезнең алга китүенә сәбәпче итеп, һәр ике дөньяда мулдан бүләкләсә иде дигән догада калам.

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе
Россия Федерациясе мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе,


22 мая 2016

ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Яндекс Livejournal Mail.Ru

Возврат к списку