Сегодня на 68 году жизни после тяжелой болезни покинул этот мир один из известных меценатов России член Общественного совета ДУМСО Эдуард хаджи Ганеев. Со словами соболезнования в адрес близких и родных Эдуарда хаджи обратился глава мусульман России Муфтий Шейх Равиль Гайнутдин:
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән мөхтәрәм һәм киң күңелле иганәче Эдуард хаҗи Ганиевның вафаты мөнәсәбәтле аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Һәр адәм баласы Аллаһудан һәм Аллаһуга кайтачак. Эдуард хаҗиның тормыш юлы изге җомга көнендә тәмамланды. Аллаһ Раббыбыздан кардәшебез рухына гуфран һәм мәгъфирәтен сорыйбыз, кабер сынауларын җиңел кылып, урыннарын Җәннәтләреңдә кылсаң иде дия догалар кылабыз. Мәрхүмнең гаиләсенә күркәм сабырлык сорыйбыз.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе